В.И.Ленин исемендәге комплекс кинозалында Алексей Герман фильмнарының ретроспективасы була

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрьдән башлап һәр шимбә көнне В.И.Ленин исемендәге комплекс кинозалында Алексей Германның киноларына ретроспектива күрсәтеләчәк. Әлеге чара илебезнең күренекле кинорежиссеры Алексей Германның тууына 80 ел тулуга багышлап үткәрелә. Тамашачылар авторның «Трудно быть богом», «20 дней без войны», «Проверка на дорогах», «Хрусталев, машину», «Мой друг Иван Лапшин» кебек картиналарын күрә алачак.

Ретроспектива кысаларында Сергей Карандашовның «Мастерская» документаль фильмы да тәкъдим ителә.

Белешмә өчен: Алексей Юрьевич Герман – күренекле кинорежиссер, аның эшләре дөнья кинематографында да дәрәҗәле урын алып тора. Ул төшергән фильмнар күпсанлы кинофестивальләрдә катнашып, лауреат була. Режиссерның соңгы картинасын - «Трудно быть Богом»  фильмын төшерү 13 ел вакыт алган, үзе үлгәч, бу киноны аның улы А.А. Герман һәм хатыны, даими хезмәттәше С.Кармалита әзерләп бетерә.

Фильмнар программасы:

22.09 - Трудно быть богом;

29.09– Мастерская;

6.10 - 20 дней без войны;

13.10 - Проверка на дорогах;

20.10 - Хрусталев, машину;

27.10 - Мой друг Иван Лапшин;

Фильмнарның башлану вакытын  246 – 32 -42 телефоны аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International