25 - 30 сентябрь көннәрендә Казанның яшь тамашачы театры Валерий Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театры фестивалендә катнашачак.
Быел фестивальгә Россиянең 16 театры килә. Алар конкурс программасында төрле жанр һәм форматтагы спектакльләр тәкъдим итәчәк.
Афишага драма һәм комедияләр, фантастик детектив һәм психологик триллер, фарс кергән, спектакльләрдә диалоглар төрлелеге, опера, балет, бозда шуу элементлары бар.
27 сентябрь 15.00 сәгатьтә Алтай дәүләт музыка театры сәхнәсендә Казанның яшь тамашачы театры Н.В.Гогольнең “Нос” әсәре бенча куелган спектакльне күрсәтәчәк. Аның премьерасы узган елның декабрендә булган иде.