“Россиянең мәдәни байлыгы буларак татар халык музыка сәнгате” исемле X ачык фестиваль-конкурс игълан ителде

2018 елның 14 сентябре, җомга

X ачык Мәскәү өлкәсе фестиваль-конкурсы Мәскәү өлкәсе мәдәният министрлыгы тарафыннан Россия төбәкләре һәм Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен гамәлгә куелган һәм 2 елга бер тапкыр үткәрелә. Фестиваль-конкурс 2018 елда күренекле татар композиторлары  Р.Яхин, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов иҗатларына багышлана.

Чараның максатлары һәм бурычлары:

-  төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту;

- илебезнең күпмилләтле халкын татар музыка сәнгате казанышлары белән таныштыру;

- татар халкының музыка һәм милли-мәдәни традицияләрен саклау һәм пропагандалау;

- Россиянең төрле төбәкләре һәм шәһәрләрендәге сәнгать, музыка  мәктәпләрендә, үзәкләрендә һәм учреждениеләрендә белем алучы балаларны якынайту һәм рухи яктан баету;

- сәләтле балаларны, милләтенә бәйсез рәвештә, республика һәм өлкә фестивальләрендә һәм конкурсларда катнашырга чакыру;

- яшь талантларга ярдәм итү;

- милли музыканы өйрәтүче мөгаллимнәргә этәргеч бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International