Буада архив һәм музей хезмәткәрләре I мирасиада үткәрде

2018 елның 14 сентябре, җомга

13 сентябрь көнне Буа муниципаль районында архив һәм музей хезмәткәрләренең I мирасиадасы уздырылды. Әлеге чара Татарстан Республикасындагы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган иде.

Үзәк стадионга республиканың язма һәм мәдәният мирасы сагында торучылар – мәдәният министрлыгы, архив һәм музей хезмәткәрләре җыелды. Мирасиада кысаларындагы ярышлар спортның 6 төре буенча үтте. Алар Буаның Үзәк стадионы, “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Дельфин” спорт комплексында узды.

Җиңүчеләргә кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International