Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турында кисәтелде

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 14 - 19 сентябрь көннәрендә Татарстан территориясендәге урманнарда урыны белән югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турында хәбәр ителде (4 һәм 5 класс).

Авыл хуҗалыгы карамагындагы һәм запастагы җирләрдә 4-5 класслы янгын куркынычы фаразлануына бәйле рәвештә, табигый янгыннар килеп чыгу ихтималы зур, утның торак йортларга, хуҗалык, бакча корылмаларына, урманга күчү мөмкинлеге бар.

Куркынычны исәпкә алып, түбәндәге чараларны күрергә кирәк:

- республика территориясендә урманнарны янгыннардан саклау буенча күзәтчелек һәм оештыру эшләрен тәэмин итү;

- табигый янгыннар килеп чыгу куркынычы туганда яки янгын булганда югары әзерлек дәрәҗәсен тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International