Татарстанның Милли музеенда “Халык уеннары һәм күңел ачу чаралары” күргәзмәсе

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда XIII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә ачыла. Әлеге проект Милли музей һәм Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы хезмәттәшлеге кысаларында уза.

Быел 9-18 июль көннәрендә Алабугада “Халык уеннары һәм күңел ачу чаралары” темасына XIII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумы булды. Мондый сәнгать чараларын уздыру тарихы 2006 елда башлана, ул вакытта И.И.Шишкинның тууына 175 ел тулу һәм Алабуганың 1000 еллыгына багышлап үткәрелгән заманча рәсем сәнгате буенча I Бөтенроссия гамәли симпозиумы була.

Быелгы симпозиумда дөньяның 12 иленнән 43 рәссам катнашты. Алар арасында Эфиопия, Төркия, Молдова, Португалия, Венгрия, Болгария, Казахстан, Кытай кебек чит илләр һәм Россиянең  8 республикасы вәкилләре бар.  Барысын да бер тема берләштергән: төрле халык уеннары.

Күргәзмәдә 54 рәсем сәнгате һәм графика эше бар, аларда халык уеннарына автор мөнәсәбәте чагылыш тапкан.

Экспозиция 15 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Белешмәләр +7(843) 292-89-84 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International