Биектау районында «Иске Казан – осталар шәһәре» фестивале ачылачак

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

2018 елның 20 августында 14 сәгать 30 минутта Иске-Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында (Камай авылы, Биектау районы) X Республикакүләм «Иске Казан – осталар шәһәре» фестивале үткәреләчәк. Биредә Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 300дән артык бала катнашачак.

Фестиваль программасы Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында традицион һөнәрләрне саклау һәм өйрәнүгә, шулай ук WorldSkills дөньякүләм стандартлар нигезендә билгеләнгән эшче һөнәрләрне һәм һөнәри компетенцияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фестиваль кысаларында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, һөнәрчеләр, шулай ук WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләре белән очрашулар оештырылачак.

Рәсми ачылу тантанасында Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов катнашачак.

Сезне 20 август көнне 14.30 сәгатьтә «Иске Казан» фестиваленең рәсми ачылу тантанасына чакырабыз.

Аккредитация узу өчен «Сәләт» медиа-үзәгенә +7 919 637 3651 (Илүзә) телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International