Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре

2018 елның 14 августы, сишәмбе

15 - 17 август көннәрендә Мәскәүдә  Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

15 август көнне шигъри кичә оештырыла. Анда  халык язучылары Р.Харисов, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, ТР Язучылар Берлеге рәисе Д.Салихов катнашачак.

Уздыру урыны: Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәге.

Вакыты: 19.00 сәгатьтә.

16 август көненең иң мөһим чарасы – халык артисты Әлфия Афзалованың истәлегенә үткәреләчәк “Сагыну” кичәсе. Анда  Татарстанның халык артистлары В.Ганиева, Р.Сабиров, республиканың атказанган артистлары  М.Вәгыйзов, А.Шайгарданова, конкурслар лауреатлары И.Миронов, Л.Габдрахманова һ.б. катнашачак.

Уздыру урыны: Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәге.

Вакыты: 19.00 сәгатьтә.

17 август көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы була. Анда Мәскәү мэры С.Собянин, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Р.Әхмәтшин катнашачак.

Уздыру урыны: Новокузнецк урамы, 11.

Вакыты: 17.00 сәгатьтә.

Бу көн  программасына «Казан. Минем университетлар» күргәзмәсе дә кергән.

Күргәзмә ачылу вакыты:  17.30 сәгатьтә

17 август көнне Татарстан сәнгать осталары катнашында концерт, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү оештырылачак.

Уздыру урыны: Мәскәү халыкара музыка Йорты.

Вакыты: 18.00, 19.30 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International