Казанда «Кино төне» узачак

2018 елның 10 августы, җомга

25 август көнне Россиянең күпчелек төбәкләрендә Бөтенроссия “Кино төне” акциясе старт ала. Бу көнне илебезнең популяр фильмнары күрсәтеләчәк. Кино фонды, Россия мәдәният министрлыгы белән берлектә, “Кино төне”ндә күрсәтеләчәк картиналар өчен интернет-сайлау оештырды.

Он-лайн сораштыру нәтиҗәсендә лидерлыкка түбәндәге киноленталар чыкты: Ким Дружининның «Танки», Дмитрий Тюринның «Рубеж» һәм Дмитрий Дьяченконың «Последний богатырь» фильмнары. Дүртенче урында - Антон Мегердичевның «Движение вверх» киносы. 8нче булып Егор Барановның  «Гоголь. Вий» триллеры урнашкан, 12нче урында - Константин Хабенскийның режиссерлык дебюты булган «Собибор», 14нче итеп - Алексей Учитель төшергән «Матильда» тарихи драмасы сайланган.

Иң популяр фильмнар өчен интернет-сайлау июльдә башланып киткән иде. Исемлектә 26 эш  күрсәтелгән булган.

Бөтенроссия акциясе 2016 елдан бирле үткәрелә. Ике ел эчендә киноларны 1,5 млн кеше караган.

2017 елда акциядә республиканың 9 муниципаль районы катнашкан иде. Быел фильмнар 31 мәйданчыкта күрсәтеләчәк. Казанда киноларны күрсәтү Аксенов исемендәге  скверда һәм  Горки – Әмәт урманында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International