Красновидово авылында музей-фольклор бәйрәме узачак

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Милли музее, Кама Тамагы районы хакимияте, Красновидово авыл җирлеге белән берлектә, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән 19 август көнне Красновидово авылында “Алма спасы” бәйрәмен үткәрә. Быел әлеге чара А.М.Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган.

Красновидово авылында 40 ел дәвамында А. М. Горький музее эшләп килә. Бу вакыт эчендә анда бөек  рус язучысы иҗаты белән кызыксынган ярты миллион кеше булып киткән. Яшь Алексей Пешковның монда килүе дә авыл тарихында билгеле бер урын алып тора. Бирегә ул 1888 ел язында крестьяннар арасында революцион агитацияләр үткәрүче революционер дусты М.А. Ромась чакыруы буенча килгән.

А.М. Горький үзе соңрак «Мои университеты» әсәрендә алма исе белән тулган авылны исенә ала. Красновидово авылы Кама Тамагы районында Иделнең матур яр буенда урнашкан, ул үзенең алма бакчалары, балыкчылары һәм умартачылары белән дан тота. Авылның барлык гүзәллеген һәм байыгын Спас фольклор бәйрәмендә күреп булачак.

Килгән кунаклар А. М. Горький музеена экскурсиягә дә бара, мемориаль лавканы карый һәм авылның тарихи урыннарына бара алачак.

Бәйрәмдә исә Апас, Кама Тамагы, Алексеевск, Буа һәм башка районнардан иҗади коллективлар чыгыш ясаячак. Биредә әдәби мәйданчык, китап ярминкәсе оештырылачак, крестьян көнкүрешен чагылдырган музей экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмгә килгән балалар өчен интерактив программа әзерләгән, теләгән һәркем уеннарда, конкурсларда катнаша, мастер-классларда осталыгын арттыра алачак.

Сезне 19 август көнне Кама Тамагының Красновидово авылында көтеп калабыз! Уңайлы аяк һәм баш киемнәре  алырга онытмагыз!

Милли музейның матбугат хезмәте телефоны: +7 (843) 292-32-18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International