Татарстан Милли музеенда А.Ф. Лихачевны искә алачаклар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

19 июль көнне Милли музей хезмәткәрләре, һәр елдагыча, Спасс районының Полянка авылына  бара. Шул рәвешле алар музейның нигезен тәшкил итүче  коллекция иясе А.Ф.Лихачевны искә алалар.

Полянка - XVIII гасырдан алып дворян Лихачевлар биләмәсе була. Биредә аларның нәселенең күпчелек вәкилләре дөньяга килгән һәм күмелгән, шул исәптән күренекле коллекционер, археолог һәм нумизмат   Андрей Федорович Лихачев та.

40 мең предметтан торган тупланма  - коллекционерның тормыш мәгънәсенә әйләнгән. Анда хуҗасының бөтен кызыксынулары, белем алуга омтылышы чагылыш тапкан: археология, нумизматика, этнография һәйкәлләре, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре.

Бүгенге көндә Лихачев коллекциясенең күпчелек экспонатларын Милли музейның, Дәүләт сынлы сәнгать музееның стационар  һәм тематик экспозицияләрендә күрергә мөмкин.

Музей хезмәткәрләре Полянкада Лихачевлар нәселе вәкилләре күмелгән урынга чәчәкләр салуда катнашачак. Авыл халкын өчен Лихачев тупланмасындагы предметлар белән таныштыру чаралары үткәреләчәк.

Соңыннан чиркәү бакачасында роза куаклары утыртылачак. Бу гадәт моннан берничә ел элек, күренекле якташыбыз турында хәтерне саклау символы буларак барлыкка килгән.

Элемтә өчен Милли музейның матбугат хезмәте: +7(843) 292-32-18

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International