Казанда «Осанна» фильмы премьерасы була

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

18 июльдә 18.00 сәгатьтә Казанда “Синема5” кинотеатрында режиссер Алексей Барыкинның “Осанна” фильмы премьерасы була. Картина соңгы рус патшабикәсенең сеңлесе Елизавета Федоровна Романованың фаҗигале тормыш юлына багышлана.

Фильмда төп рольләрне танылган Россия киноактерлары Александр Михайлов («Любовь и голуби»), Андрей Мерзликин («Бумер»), Россиянең халык артисты, балерина Илзе Лиепа башкара. Фильм күрсәтелгәннән соң, картинаны төшерүчеләр белән очрашу уздырыла.

Фильм премьерасы патша гаиләсенең Екатеринбургта үтерелүенә 100 ел булу  һәм Елизавета Романованың 1918 елда Алапаевск шәһәрендә үтерелү вакыйгаларына  багышлана. Әлеге истәлекле даталарны искә алып, фильм  бер үк вакытта Казанда, Екатеринбургта, Алапаевскта, соңрак Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

Картина Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы, Казан меценаты Андрей Колмаковның матди ярдәме белән гамәлгә куела. Ел дәвамында фильм Иерусалим, Дармштад, Висбаден, Казан, Мәскәү, Екатеринбург һәм Алапаевск шәһәрләрендә төшерелгән. Картина өчен тарихи чор реквизитлары кулланылган, махсус декорацияләр корылган, рәссам Нестеров эскизлары буенча костюмнар тегелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International