Казанда тарих сөючеләр өчен тагын бәйрәм үткәреләчәк

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

  4-5 августта Татарстан Милли музее «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары» исемле төбәкара хәрби-тарихи фестивальгә чакыра. Чараны танылган «Витязь» клубы оештыра (җитәкчесе - В.В. Хабаров).

  2017 елда «Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Ватан сугышлары» фестивале вакыйгалар туризмы өлкәсендә үткәрелгән RUSSIAN EVENT AWARDS милли премиясенең, «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә гран-при бүләгенә ия булды.

Фестивальнең кульминация ноктасы - төрле тарихи чорларны чагылдырган киемнәр кигән, коралланган хәрби-тарихи клублар әгъзалары катнашында тарихи бәрелешләр реконструкциясе. Хәрби-тарихи реконструкция – үсеп килүче буынга тарихи-патриотик тәрбия бирүдә мөһим элемент булып тора. Мондый вакыйгалар үз илеңнең тарихына кызыксыну, ата-бабаларыбызның батырлыгы өчен горурлык хисләре уята.

4 август программасы 1812 елгы Ватан сугышына багышланган. Биредә XIX гасырга караган солдат лагерында дуэль үткәрү традицияләре белән танышырга мөмкин булачак. Музейда бию һәм бал буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Романслар һәм җыр буенча концерт, тарихи киемнәр күрсәтү берәүне дә битараф калдырмас. Наполеон сугышы чорын чагылдырган хәрби реконструкция төп вакыйга булачак.

5 август чаралары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышлана. Быел совет гаскәрләренең Курск бәрелешләрендә фашистларны тар-мар итүенә 75 ел тулу билгеләп үтелә. Фестивальнең икенче көне нәкъ менә шушы бөек вакыйгага багышлана. Тамашачылар сугыш эпизодларын, Орел шәһәрен дошманнардан азат итү барышын күзәтә алачак. Немец гаскәрләре Орел шәһәреннән 1943 елның 5 августында чыгарыла.

Фестиваль музей залларындагы тематик лекцияләр, интерактив бию программалары белән үрелеп барачак. Музыкаль чыгышлар да мөһим урын алып тора. Бирегә килүчеләрне кырыгынчы елларга караган костюмнар белән танышу, фотосалон, «Сугыш чоры җырлары», мастер-класслар көтә.

Фестиваль кысаларында балалар өчен иҗади «Осталар шәһәрчеге» эшләячәк, бәйгеләр һәм тематик анимацияле тамаша үткәреләчәк.

Музей кунакларын ярминкә дә битараф калдырмас. Теләгән һәр кеше талатлы осталарның кабатланмас кул эшләнмәләре белән таныша алачак.

Музей залларында Россиядәге Ватан сугышларына багышланган «Уникенче ел гарасаты» һәм  «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» исемле күргәзмәләр оештырылачак.

Көн дәвамында интерактив балалар мәйданчыгы, «Түбәтәй» буфеты, сувенирлар сату кибете һәм фотосалон эшләячәк.

 Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-89-84

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International