XIV Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына 65 фильм кергән

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

4-10 сентябрь көннәрендә XIV Халыкара мөселман киносы фестивале булачак. Бүгенге көнгә 65 фильмнан торган шорт-исемлек төзелгән, аның “милли конкурс” номинациясендә 15 фильм теркәлгән. Фестивальнең оештыру комитетына 56 илдән 967 заявка  килгән, шул исәптән, 30 уен, документаль һәм анимацияле картина – Татарстанныкы.

Фестивальнең төп мәйданчыклары  итеп «Ривьера» күңел ачу комплексында урнашкан Grand Cinema 3D Port Cinema кинозалы һәм «Мир» кинотеатры сайланган. Фестивальне ачу тантанасы «Пирамида»да, ябылуы - «Эрмитаж»да булачак.

Конкурстан тыш программада  православие һәм башка диннәр, төрле халык гореф-гадәтләре турындагы картиналар ( «Мәдәниятләр диалогы» секциясе), яшь кинематографистлар эшләре («Кинопробы» секциясе), “Россия- ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме илләре фильмнары һәм “Балачак киносы” секциясе фильмнары бар. Шулай ук Мисыр, Япония, Монголия һәм Һиндстан кинолары күрсәтеләчәк.

Программадагы фильмнар исемлеге kazan-mfmk.com сайтына куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International