Татарстан вәкиле Халыкара Канн кинофестивалендә приз алган

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмы быел 71нче тапкыр үткәрелгән Халыкара Канн кинофестивалендә катнашты.

Айдар Шәрипов – бүгенге көнгә Татарстанны дәрәҗәле кинофестивальдә тәкъдим иткән бердәнбер кинематограф.

«Ласковое безразличие мира» фильмын якын арада башкалабыз халкы да күрә алачак: фильм XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кергән. Исегезгә төшереп узабыз, чара 4-10 сентябрь көннәрендә Казанда узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International