Качалов театрының «Пиковая дама» спектакле Пекиннан җиңү белән кайта

9 июль 2018 ел., дүшәмбе

Пекин Халык сәнгать театрының тулы залы Качалов театрының “Пиковая дама” спектаклен алкышлар белән озатты.

Александр Пушкин әсәре буенча Александр Славутский тарафыннан куелган театраль фантазия Пекин сәхнәсендә өч тапкыр куелды һәм фестиваль программасын төгәлләнде. Һәр спектакльгә билетлар сатылып бетеп, башкалабыз артистларын алкышлар белән каршы алдылар.

6 июль көнне спектакльне Россиянең Кытай Халык Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле  Андрей Денисов карады, ул Качалов театры коллективының югары дәрәҗәдәге режиссерлык һәм актерлык осталыгын  билгеләп үтте.

Пекинда булуның дүртенче көнендә тамашачылар белән очрашу оештырылды: ике сәгатьлек әңгәмә барышында театр, спектакль, сәнгатьнең кеше тормышындагы роле турында сөйләштеләр.

Россиянең иң борынгы театрларының берсе булган Качалов театрының Кытайга беренче гастроле - әһәмиятле вакыйга һәм ике ил арасындагы элемтәләр ныгытуда мөһим социаль-иҗтимагый фактор булып тора.

Яңа 228-нче сезонын Качалов театры 14 сентябрьдә ачачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования