Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Альберт Шинибаевның “Дала тарихлары” исемле күргәзмәсе ачыла

2018 елның 6 июле, җомга

9 июль көнне Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Россия сәнгать академиясенең Иҗади рәсем остаханәсе рәссам-стажеры Альберт Шинибаевның   “Дала тарихлары” исемле күргәзмәсе ачыла.

Экспозициядә 30лап рәсем һәм графика әсәрләре куелган. Күргәзмә казахларның көнкүреше, мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйли.         Чара Казахстан башкаласы – Астананың 20 еллыгына багышланган.

Проектның авторы - Россиянең сәнгать академиясенең Казандагы  филиалы директоры, әгъза-корреспонденты  Фиринат Халиков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International