Татарстан мәдәният министрлыгы республика бюджетыннан кинопроектларны гамәлгә кую өчен субсидияләр алачак коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итте. Әлеге оешмалар ХХ гасырның 20-30 елларында республиканың оешуы һәм аякка басуына бәйле вакыйгаларны сүрәтләүче фильмнарны төшерү өчен 2018 елда субсидияләргә дәгъва кылган.
Җиңүче итеп “Фәйзрахман ташы” проекты белән Татарстанның “Татар яшьләре форумы” Төбәк иҗтимагый оешмасы сайланды.
Субсидия алучыга Татарстан мәдәният министрлыгы белән килешү төзергә кирәк булачак.