2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры спектакльләр күрсәтүен дәвам иттерә. Казан халкы һәм кунаклар “Алхимик” (П.Коэльо), “Нигез ташы” (Т.Миңнуллин), “Галиябану” (М.Фәйзи), “Башмагым” (Т.Гыйззәт), “Куян Эдвард маҗаралары” (К.Дикамилло), “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев) спектакльләрен карый алачак.
Сезон 14 июльдә “Любовь и голуби” (В.Гуркин) фильмы буенча куелган "Мәхәббәт күгәрченнәре" спектакле премьерасы белән ябылачак.
Театр шулай ук балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә барып спектакльләр куюын дәвам иттерә.