«Мулла» фильмын Чиләбе өлкәсендә тәкъдир итәләр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

6 июль көнне Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, «Мулла» (реж. Р.Фәзлиев, А.Галиаскәров) нәфис фильмында баш рольләр башкаручы Рамил Фәзлиев, Гүзәл Гафарова һәм фильмның идея авторы Марат Әхмәтшин Т.Миңнуллин пьессасы буенча төшерелгән картинаны тәкъдир итә.

Быел 7 тапкыр үткәрелүче конференция “Россиянең тарихы һәм бүгенге тормышында исламның роле” темасына багышланган. Чараны оештыручылар фикеренчә, “Мулла” фильмы конференциянең максат һәм бурычларына җавап бирә: XXI гасырда исламны социальләштерү, төрле мәдәниятләрнең рухи һәм идеологик мәсьәләләре алгы планга куела.

Белешмә: Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе күренекле мөселман мәгърифәтчесе Зәйнулла Рәсулев (1833-1917) истәлегенә багышлап үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International