Казанда төшерелгән «Домой» мультфильмы IV “Кинога тәнәфес” кинофестивалендә иң яхшы анимация фильмы дип танылды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Башкалабызның «ФИЛЬМФЭЙ» Анимация студиясе тарафыннан төшерелгән  «Домой» музыкаль мультфильмы (реж. Даниил Фәйзрахманов) “Иң яхшы анимация фильмы” номинациясендә җиңү яулады.

Бүләкләү чарасы 30 июнь көнне Санкт-Петербургның “Ленфильм” киностудиясендә булды. Кинофестиваль кысаларында «Домой» мультфильмы Европаның 11 шәһәрендә: Таллин, Белград, Будапешт, Вена, Прага, Дрезден, Гданьск, Варшава, Вильнюс һәм Даугавпилста күрсәтелгән, ә турның үзәк вакыйгасы – анимация фильмының 9 май көнне Берлинда тәкъдим ителүе булган. Мультфильм Россиянең 120 торак пунктында күрсәтелгән.

«Домой» мультфильмына сылтама:  http://filmfay.com/domoi/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International