С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы «Этно-микс» концертына чакыра

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

4 июль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хорының «Этно-микс» концерты була.  Башлана 18.30 сәгатьтә.

Концерт 2018 елгы Футбол буенча Дөнья Чемпионатына багышланган. Программада «crossover» жанрында үзенчәлекле яңгыраш алган төрле континентлар, илләр, стильләр музыкасы бар. Концертта Татарстанның халык артисткасы Алинә Шәрифҗанова, Степан Пушин җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык инструментлары оркестры чыгыш ясаячак.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне «Этно-микс» концертында көтеп калабыз. Аккредитация 89872358855 (Ирина Егоренко) телефоны аша үткәрелә. Заявканы 3 июль 13.00 сәгатькә кадәр бирергә кирәк. Сезне көтәбез!

Татарстан Республикасы дәүләт камера хорына 2007 елда нигез салына. Хорның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры - Республиканың атказанган сәнгать җитәкчесе Миләушә Таминдарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International