Балтач районында “Гырон-быдтон” удмурт мәдәнияте бәйрәме булачак

2018 елның 29 июне, җомга

2018 елның 1 июлендә Балтач бистәсендә “Гырон-быдтон” удмурт мәдәнияте  бәйрәме үткәрелә. Быел әлеге чарада 21 удмурт коллективы, шул исәптән Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән иҗат төркемнәре катнаша. Бәйрәм кысаларында удмурт яшьләре өчен «БиГерд» төбәкара форумы уздырылачак. Бәйрәм программасында атлар чабышы, гармунда уйнаучылар парады, милли киемнәрдә биюләр, конкурслар, спорт ярышлары, әйлән-бәйлән уйнау бар. Көн азагында «Гырон быдтон» бәйрәме әләме тантаналы шартларда Мамадыш муниципаль районына тапшырылачак. «Гырон Быдтон» -  удмурт мәдәниятенең яз-җәй айларында үткәрелә торган милли бәйрәме, удмуртларның мул уңышка атап дога кылулары. Бәйрәм төрле исемнәргә ия булса да («Гершыд», ягъни кыр хөрмәтенә аш, «гербер»), ул удмуртларның барлык этник группаларына да таныш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International