Тәтеш районында V Республика «Валда шинясь» мордва мәдәнияте фестивале булачак

2018 елның 29 июне, җомга

30 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында  V Республика «Валда шинясь» мордва мәдәнияте фестивале  үткәрелә. Бәйрәм мордва халкының мифологик персонажлары катнашында театральләштерелгән пролог белән ачылып китә. Фестивальгә Тәтеш районы, Казан шәһәре, Алексеевск, Кама Тамагы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт районнарыннан, шулай ук Мордовия, Башкорстан республикалары, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Ульян өлкәләреннән иҗат коллективлары киләчәк.

Бәйрәм программасында: “Уйна, мордва гармуны!”, “Тәтеш ярминкәсе”,  уен мәйданчыклары, “Мордва ишегалды” бар.

Тәтеш районында күп гасырлар дәвамында үзара дус булып татар, рус, чуваш һәм мордва халыклары  яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International