Кариев театры хәрби хезмәткә алынучыларга спектакль күрсәтте

2018 елның 29 июне, җомга

Бүген, 28 июньдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан хәрби комиссариатында “Бер мәхәббәт  тарихы” (Р.Шәриф) спектакле белән чыгыш ясады. “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында күрсәтелгән тамашаны армия сафларына алынучы Татарстан егетләре карады. Спектакльдән соң артистлар аларга уңышлы хезмәт итүләрен һәм сау-сәламәт туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.

“Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты театр тарафыннан 2014 елда гамәлгә куелып, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хуплау тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International