1 июль 12.00 сәгатьтә В.И.Качалов исемендәге Казан рус академия театры артистлары «Open Air» сезонын ябуга багышланган концертка чакыра. Чара Бауман урамы, 48 йорт адресы буенча урнашкан театр бинасы каршында узачак.
Тамашачыларны театрның әйдәп баручы артистлары башкаруында җырлар, шигырьләр, биюләр көтә.