8-13 июнь көннәрендә Төркиянең Аланья шәһәрендә үткән “Без бергә - 2018” Халыкара фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. “Иң яхшы актерлык эше” премиясенә режиссер Н.Юрушбаевның «Нигез йорт» фильмы лаек булды. Әлеге фильм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 2017 елда фильмнар җитештерүгә бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына төшерелгән. “Без бергә - 2018” фестиваленнән башлап, фильмның фестиваль маршруты башланып китте.
Белешмә: кинофестивальне оештыручылар - Аланья шәһәренең рус мәдәнияте һәм мәгариф Ассоциациясе һәм «Lion Productions» кинокомпаниясе.
Җиңүчеләр исемлеге http://ermyakoff.com/we_are_together сайтында