Казан паркларында һәм скверларында, Дөнья чемпионатына багышлап, ачык һавада кинофильмнар күрсәтү башлана

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Футбол буенча Дөнья Чемпионаты кысаларында, 29 июньнән 18 июльгә кадәр Казан паркларында һәм скверларында ачык һавада  кинофильмнар күрсәтелә башлый.

Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Татаркино” дәүләт оешмасы һәм “Кино вакыты” дирекциясе спорт кинематографы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга чакыра.

Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган мәдәни чараларның төп планына урамда өч мәйданда 15 кинофильм күрсәтү бар: Горький исемендәге паркта һәм Аксенов исемендәге скверда 9 сеанс һәм Горки-Әмәт паркында 6 сеанс булачак.

29 июньдә, 1, 4, 5, 8 һәм 13 июльдә программада - төрле илләрнең фильмнары: FIFA төзелү тарихы, футбол йолдызлары, уңышлы һәм аяныч матчлар  тарихы турында. Алар арасында ике премьера бар: “Минем тормыш” һәм “Роналду Мессига каршы”.

7, 11, 18 июльдә кино Аксенов исемендәге скверда күрсәтеләчәк.

Ачык һавада фильмнар барысы да 20.00 һәм 20.30 сәгатьтә башлана. 

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International