Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Дәүләт кыллы квартет концерты узачак

2018 елның 26 июне, сишәмбе

28 июнь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында  Татарстан Дәүләт кыллы квартетының концерты узачак. Программага камера музыкасының “алтын фондын” тәшкил итүче   Европа, рус һәм  татар композиторларының әсәрләре кертелгән. Концерт Футбол буенча Дөнья Чемпионатына багышлап оештырыла. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Классика шедеврларын, халык моңнарын һәм романсларны квартет белән бергә күренекле музыкантлар - Светлана Будилова (вокал), Кирилл Логинов (вокал), Рөстәм Маликов (вокал, курай) башкарачак.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне концертка көтеп калабыз. Аккредитация 89872358855 (Ирина Егоренко) телефоны аша үткәрелә. Заявканы 27 июнь 13.00 сәгатькә кадәр тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International