Казан «ПроГорода» Бөтенроссия эстафетасында катнашты

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Казан Россия шәһәрләре турындагы видеороликлар эстафетасында катнашты. Бу чара  шәһәр халкының үз шәһәрләренә багышлап төшергән роликлар конкурсын һәм “Дуслык комлыгы” исеме астында узучы балалар мәйданчыгы проектлары конкурсын үз эченә алган.

Башкалабызның истәлекле һәм кызыклы урыннары турындагы видеоролик Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә, Татарстанның медиа ресурсларында  урнаштырылган. Аларда этномәдәни күптөрлелек, тарих, төрле халыкларның Россиядәге роленә аеруча зур басым ясалган.

Эстафета төбәктән-төбәккә ай саен тапшырылып тора. 19 июньдә Казан эстафетаны үзеннән соң Волгоград өлкәсенә бирде.

Конкурсның жюри әгъзалары тарафыннан “Төбәкнең этномәдәни үзенчәлекләрен чагылдыру” номинациясендә җиңгән төбәк ачыкланачак. Шулай ук “Иң креатив видеоролик”, “Иң яхшы туристлык маршруты”, “Акцияне иң күп кеше  хуплаган төбәк” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеле булачак.

«Капитан бумажного корабля» дип аталган 5-минутлык видеоролик (Kazan club media видеостудиясе җитештергән) яшьләр буынының иҗади мөмкинлекләрен ачарга, халыкара хезмәттәшлекне ныгытырга, аралашу культурасын күтәрергә өнди.

Видеороликны түбәндәге сылтамалар аша табарга мөмкин:

https://yadi.sk/i/f5oMqAo63Y6GUs (хронометраж - 5 мин.);

https://yadi.sk/i/Bn1ab1kL3Y6iHj (хронометраж - 1 мин.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International