Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Тегеран симфония оркестры концерты була

18 июнь 2018 ел., дүшәмбе

19 июнь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Тегеран симфония оркестрының концерты була. Чара 18.30 сәгатьтә башлана.

Футбол буенча Дөнья Чемпионаты легендар оркестр өчен Россиягә юл ачкан. Иран җыелма командасының  Казанда булачак уенына бер көн  кала, әлеге илнең иң күренекле музыкантлары һәм җырчылары башкалабыз сәхнәсендә чыгыш ясый.

Россиягә мондый дәрәҗәле төркемнең беренче генә килүе.  Концертта оркестрның 80ләп музыканты катнашачак. Гастрольләрнең максаты -  Иранның симфония һәм милли музыкасы өлкәсендәге казанышларын күрсәтү.

Иран оркестры, иң популяр солистлары чыгышлары аша бу илнең бай мәдәнияте ачылачак.  Программада Чайковский, Мусоргский, Дворжак, Иранның борынгы һәм заманча композиторлары әсәрләре яңгыраячак, алар милли уен коралларында башкарылачак. Ике композиция нәкъ менә Россиядә чыгыш ясау өчен әзерләнгән, махсус сүзләр һәм музыка иҗат ителгән.

Оркестр белән маэстро Шахрдад Рохани идарә итә, ул халыкара дәрәҗәдә билгеле дирижёр. 

Оркестрның гастрольләре Мәскәү консерваториясе һәм Рудаки Фонды (Тегеран)  арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандум кысаларында үткәрелә.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарага чакырабыз, аккредитация 89872358855 (Ирина Егоренко) телефоны буенча уздырыла. Заявканы 19 июнь 11.00  сәгатькә кадәр бирергә кирәк. Сезне көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования