Милли музейда Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган әдәби салон утырышы була

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

21 июньдә 16.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, «Бәллүр каләм» иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак.

Йолдыз Шәрәпованың иҗаты тулысынча балаларга багышланган. 1994 елда аның балалар өчен «Антенналы бәрәңге» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, ул «Ел китабы-94» бәйгесендә икенче урынга лаек була.

Бүгенге көндә Йолдыз – 5 китап авторы. Аның күп кенә шигырьләре дәреслекләргә, төрле җыентыкларга кертелгән, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар телевидение һәм радиода яңгырый.

Журналист буларак Йолдыз Шәрәпова ТР Милли музее чараларында катнашып,  алар турында «Шәһри Казан» газетасында язып бара. Йолдыз яшьләр фестивальләрендә, әдәби программаларда да актив катнаша.

Әдәби салон утырышында Йолдыз Шәрәпованың хезмәттәшләре, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар катнашачак. Алар арасында Нью-Йорктан килгән кунак  - аның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Сүрәйя Гайнуллина да булачак.

Элемтә өчен: +7(843) 292-66-16, +7(843) 292-32- 18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International