Татарстанның Милли китапханәсендә «Гол! Бөтендөнья футбол тарихы” күргәзмәсе

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Милли китапханәнең басма матбугат бүлеге тарафыннан «Гол! Бөтендөнья футбол тарихы” күргәзмәсе оештырылган. Ул  14 июньнән 15 июльгә кадәр Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда  узучы  Футбол буенча Дөнья Чемпионатына багышланган.

Күргәзмәдә футбол темасына багышланган материаллар басылган  журналлар һәм газетлар урын алган. Мәкаләләр аша  иң популяр спорт төренең барлыкка килү тарихы, таралу һәм үсеш тенденцияләре турында белергә мөмкин. Аларның күп өлеше Казан спортына багышланган, мәкаләләрдә республикада спортка игътибар бирү,  үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, спорт секцияләре, түгәрәкләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелгән. 

Күргәзмә 10-30 июнь көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә Татарстан Милли китапханәсенең уку залында эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International