«Европа-Азия»: Качалов исемендәге театрның гастроль маршрутлары

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры үзенең 227нче сезонын ябу  алдыннан “Европа-Азия”  гастроль маршруты буенча сәяхәткә чыга.

17 июнь көнне Качалов театры Германиягә, Ганновер шәһәренә, кузгала. Биредә ул  19 һәм 20 июньдә  дәүләт шәһәр Schauspiel – театры сәхнәсендә «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектаклен күрсәтәчәк. Александр Славутскийның Бомарше  комедиясе буенча куелган бу комедиясе Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара шәһәрләрендә узган фестивальләрдә уйналып, тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән иде инде.  Хәзер башкала труппасы дөньякүләм  билгеле драматургия әсәрен Европа сәхнәсендә уйнап күрсәтәчәк. Германиягә гастрольләр – качаловчылар белән Ганновер театры арасында иҗади хезмәттәшлекнең чираттагы этабы, чит ил артистлары Казанга җавап гастрольләр белән 2019 елда киләчәк.

Татарстан Республикасы һәм Кытай арасындагы  мәдәни  багъланышларны ныгыту кысаларында, Качалов театры июль башында Пекинга чакырылган. Биредә Халыкара театр фестивале узачак. Казан артистлары 6, 7, 8 июль көннәрендә дөньяның  иң борынгы  театрларының берсе  булган Пекин халык театры сәхнәсендә "Пиковая дама" театраль фантазияне тәкъдим итәчәк. Билгеле булганча, әлеге әсәрне Александр  Славутский Александр Пушкинның шул исемдәге повесте буенча  сәхнәләштергән. Спектакль берничә тапкыр Халыкара фестивальләрдә катнашты, зур уңыш белән Финляндия, Төркиядә күрсәтелде. Аның премьерасы Пушкинның 200 еллыгын билгеләп үткән елда Франциянең Марсель шәһәрендә уздырылган  фестиваль кысаларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International