“Хәзинә”дә “XVI-ХХ гасыр башы рус сәнгате” исемле даими экспозиция эшли башлый

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

14 июнь 16.00 сәгатьтә Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “XVI-ХХ гасыр башы рус сәнгате” исемле даими  экспозиция ачыла.

XVI-ХХ гасыр башы рус сәнгатенең  бай тупланмасы гасырлар буе формалашкан. Аның нигезендә – галим һәм туган-якны өйрәнү белгече  Андрей Федорович Лихачев тарафыннан җыелган картина һәм рәсемнәр коллекциясе ята.

Дәүләт сынлы сәнгать музееның иң зур кыйммәтләренең берсе -  И.И.Шишкинның әсәрләре тупланмасы: «Швейцария күренеше», «Аланлык», «Нарат урманында кич» картиналары, А. Саврасов, И. К. Айвазовский, И.И.Левитанның танылган әсәрләре.  

Шул рәвешле, Дәүләт сынлы сәнгать музее Россиядә ачылучы 2018 елгы футбол буенча дөнья Чемпионатына башкала халкы һәм кунакларына үзенең иң кыйммәтле коллекциясен тәкъдим итә.

Ачылачак экспозициядә барлыгы 90 әсәр урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International