Казанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының максатчан урыннарына укырга керергә абитуриентлар сайланды

11 июнь 2018 ел., дүшәмбе

Казан дәүләт мәдәният институтында С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында укыр өчен максатчан урыннарга төбәк сайлау этаплары узды. 2018-2019 уку елына “Анимация һәм компьютер графикасы рәссамы”, “Костюм буенча кино һәм ТВ рәссамы”, “Уен киносы режиссурасы”, “Анимация һәм компьютер графикасы режиссурасы” белгечлекләре буенча абитуриентлар сайланды.

Сайлауда 23 кеше катнашкан, икенче этапка 14 абитуриент үткән.

Белгечләр комиссиясе составында Айтуганова Миләүшә Ләбибовна – “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, комиссия рәисе; Самойлова Наталья Алексеевна – кино белгече, Казан балалар киностудиясе юнәлеше җитәкчесе; Набиуллин Артур Финатович – Казан дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы мөдире; Гыйльметдинова Ольга Александровна – Казанның Н.И.Фешин исемендәге училищесы директоры,  Сәнгать белгечләре Ассоциациясе әгъзасы һ.б. бар иде.

Гомум сайлап алу нәтиҗәләре буенча белгечләр С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында укыр өчен максатчан урыннарга түбәндәге абитуриентларны тәкъдим итәргә карар кылды:

- “Уен киносы режиссурасы” белгечлегенә Чернышкин Дмитрий Владимирович;

- “Костюм буенча кино һәм ТВ рәссамы” Потапова Надежда Юрьевна;

- “Анимация һәм компьютер графикасы режиссурасы” белгечлеге буенча Мурзанов Салават Азатович;

- “Анимация һәм компьютер графикасы рәссамы” белгечлеге буенча Шафигуллина Наилә Шамилевна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования