Рөстәм Миңнеханов бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Рус теле көненә һәм Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган чараларда бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  катнашты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәленә Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чәчәкләр салды. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Традиция буенча Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәле янында шигъри митинг узды. Анда республиканың иҗади  җәмәгатьчелеге, мәдәният әһелләре, укучылар һәм студентлар катнашты.

Белешмә өчен: Рус теле көне – рус теле көненә багышлап үткәрелә торган Россиякүләм  һәм Халыкара бәйрәм. Ул А.С.Пушкин туган көндә, 6 июньдә, билгеләп үтелә. Бәйрәм  БМО тарафыннан 2010 елны булдырылып, Россиядә 2011 елда гамәлгә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International