Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне һәм Пушкинның 219 еллыгы белән котлады

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнен һәм А.С. Пушкинның тууына 219 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. 

"Кадерле дуслар! Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Бу бәйрәмне без традицион рәвештә даһи шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин туган көндә билгеләп үтәбез.

А.С. Пушкин – рус мәдәниятенең символы. Кечкенәдән үк ул рус халкының әхлакый хәзинәсен бөртекләп күңеленә сала килгән, соңрак мәшһүр әсәрләр тудырган, туган халкы рухын бөтен дөньяга таныткан. Аның эшен дәвам итүчеләр үз заманында Пушкинны рус шигъриятенең кояшы – нурларын чиксез киңлекләргә тараткан, күпсанлы зур һәм кече иярченнәргә җан өргән кояш дип атаганнар. Аның мирасы дөнья әдәбиятының тиңдәшсез җәүһәре һәм барлык Россия халкының олы горурлыгы буларак таныла.

Рус мәдәнияте бик күп зур шагыйрьләр, әдипләр, фикер ияләрен үстереп мәйданга чыгарган. Россия Федерациясе халыкларының күп кенә күренекле вәкилләре үз иҗатларына һәм Россиянең күпмилләтле мәдәнияте үсешенә аның бәрәкәтле йогынты ясавын әйтәләр. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шулар арасында аерым урын тота.

Язучы һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның әсәрләре бик күп әдипләр өчен якты маяк булып тора. Пушкин кебек үк, ул да халык тормышыннан һәм иҗатыннан рухланып, хезмәт кешеләренең чиксез мөмкинлекләренә, талантына инанып яши һәм иҗат итә. Татарстан Республикасында 2018 ел Лев Толстой елы дип игълан ителде.

Буыннан-буынга тапшырыла килгән, мәңгелек әдәби әсәрләрдә чагылыш тапкан мәдәни байлыгыбызны тагын да арттыру, кешелекнең иң югары идеалларын саклау безнең өчен гаять мөһим.

Кадерле дуслар! Рус теле көне һәрберебезгә сүзнең көчен, аһәңен, бөеклеген тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирсен! Сезгә бәхет, җан тынычлыгы һәм игелек телим! Бәйрәм котлы булсын!" – диелгән котлау мөрәҗәгатендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International