Беларусия республикасында Татарстан Республикасы көннәре башланды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Татарстан көннәре Беларусия республикасында беренче тапкыр үткәрелә. Татарстан Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова җитәкчелегендәге иҗади делегация составында артистлар, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, кинематографистлар, укытучылар бар.

Татарстан көннәре алдыннан Республиканың халык шагыйре Ренат Харис катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Бүген Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы “Татар милли мәдәнияте төрлелеге” экспозициясен тәкъдим итте. Программа кысаларында Татарстан Республикасының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә оештырылачак. Кино сөючеләрне исә Татарстан киносы көннәре ачылышына һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивален тәкъдир итү чарасына чакыралар. Җирле кино төшерүчеләр «Беларусьфильм» киностудиясендә дә булачак.

Программа кысаларында шулай ук тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр тудырыла.

Беларусия республикасында Татарстан Республикасы көннәренең рәсми ачылышы бүген кич Минск шәһәрендә була. Беларус дәүләт филармониясендә Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак, ә иртәгә Гродно шәһәрендә бәйрәм концерты үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International