Аманда Гомес –"Бенуа де ла Данс" премиясе номинанты

2018 елның 5 июне, сишәмбе

5 - 6 июнь көннәрендә Россиянең Зур театры сәхнәсендә  XXVI Халыкара «Бенуа де ла Данс» балет фестивале узачак һәм хореография өлкәсендә казанышлар өчен бирелә торган “Балет Оскары” дип йөртелүче Приз тапшырылачак. Быелгы бүләккә дәгъва кылучылар арасында  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия  опера һәм балет театры  балеринасы Аманда Гомес та бар. “Биючеләр” номинациясендә дәрәҗәле приз өчен  Дрю Джакоби (Фландрия), Юргита Дронина (Англия), Светлана Захарова (Россия), Ако Конда (Австралия) һәм Сэ Ын Пак (Париж) көрәшә.

Бүген, 5 июньдә, Зур театрда номинантларның гала-концерты була һәм җиңүчеләр исеме игълан ителәчәк. Муса Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары Аманда Гомес һәм  Михаил Тимаев тамашачы хозурына «Эсмеральда» ( Р.Дриго, Ц.Пуни)  балетыннан па де сис  тәкъдим итәчәк.

6 июньдә төрле еллардагы Приз ияләре катнашында гала-концерт  була. 2 көн дәвамында фестиваль сәхнәсендә дөньяның әйдәп баручы 22 балет компаниясенең йолдызлары чыгыш ясаячак.

Халыкара «Бенуа де ла Данс» Призы 1991 елда Мәскәүдә оештырыла. ЮНЕСКО, фестивальнең югары потенциалын һәм әһәмиятен танып, 1992 елда проектны үз канаты астына ала.

Халыкара жюри  дөньякүләм танылган хореографлардан тора. Быел аның составында Элеонора Аббаньято, Самюэль Вюрстен, Николя Ле Риш,  Дэвид Макаллистер, Тамара Рохо, Борис Эйфман, Нора Эстевес  бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International