“Хәзинә”дә рус авангарды күргәзмәсе

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее 7 июнь 16.00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә ачылачак “Рус авангарды” күргәзмәсенә чакыра. ХХ гасыр башы авангарды коллекциясе – сынлы сәнгать музееның горурлыгы. Ул үз эченә В. В. Кандинский, П. П. Кончаловский, А. В. Куприн, А. В. Лентулов, Н. С. Гончарова, М. Ф. Ларионов, Н. К. Рерих, П. В. Кузнецов, Р. Р. Фальк, К. Ф. Богаевский, В. В. Рождественский, И. И. Машков, А. А. Осмеркин, А. М. Родченко кебек күренекле рәссамнар иҗатын алган.

Музей тупланмасы рус авангарды үсешенең барлык этапларын колачлаган, аның символизм, кубизм, футуризм, примитивизм, абстракционизм кебек яңа юнәлешләргә күчеш чорын да күзәтергә була. Музей экспонатларының Россия һәм чит илләрдә узучы авангард күргәзмәләрендә даими катнашып килүе -  башкалабыз экспозициясенең байлыгын тагын бер кат раслый.

Яңа эшли башлаячак күргәзмә кунакларны Михаил Ларионовның реставрацияләнгән “Язгы бакча” картинасы белән каршылый.

60 эш тәкъдим ителгән күргәзмә 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Адресы: Казан, Кремль, 3 подъезд, “Хәзинә” Милли сәнгать галереясе.

Белешмәләр өчен телефон: 5678-043, 5678-058, сайт: www.izo-museum.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International