«Әкият» курчак театрында “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң зыялы ата-ана” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы була

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

28 май 13.00 сәгатьтә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында “Иң яхшы мәдәни көндәлек” һәм “Иң зыялы ата-ана” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы була. Тантаналы чара программасында интерактив уен, китап күргәзмәсе, иң яхшы мәдәни көндәлекләрне күрсәтү бар. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Бәйрәм “Хаврошечка” спектаклен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз!

Аккредитация өчен 25 май 17.00 сәгатькә кадәр mk.pr@tatar.ru почтасына заявка җибәрергә кирәк. Хатта  матбугат чарасы исеме, ФИО һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International