Качалов исемендәге театрда “Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары” спектакленең премьерасы була

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

26 май 11.00 сәгатьтә В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында Марк Твен әсәре буенча   “Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары” спектакленең премьерасы  була.

Театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийның яңа спектакле хыял көче, чиксез фантазия, иреккә омтылыш турында.

Кызу темп белән баручы сюжет, отышлы сайланган актерлар ансамбле, “кантри” стилендәге музыка һәм биюләр  яшь буын артистларының дәрт һәм энергиясе белән тулыландырылган.

Куючы-режиссер – Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Ф.Волков исемендәге Россия Хөкүмәте Премиясе лауреаты  Александр Славутский.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары Надежда Ешкилева, Эльза Фәрдиева, Марат Голубев, Ирина Вандышева, артистлар Павел Лазарев, Виктор Шестаков, Алексей Захаров, Славяна Кощеева, Александр Малинин, Георгий Логинов, Максим Кудряшов, Артур Шайхутдинов, Миләүша Әхмәтова, Кристина Варлакова, Инга Фирзина, Ксения Храмова, Андрей Белозеров, Юрий Дмитриев, Антон Качалов, Владислав Кутергин, Владимир Леонтьев, Василий Переведенцев, Ирек Хафизов.

Премьера спектакльләре   26 майда  18.00;  27 майда 11.00; 2 июньдә 11.00; 3 июньдә  11.00 сәгатьтә булачак.

Хөрмәтле матбугат чаралары вәкилләре! Аккредитация үткәрелә. Катнашу теләге турында 25 май 18.00 сәгатькә кадәр хәбәр итәргә кирәк.

Элемтә өчен: Мария Дернова, тел +7- 953-409-43-01;

e-mail: karbdt-pr@yandex.ru 6+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International