24 май көнне Буада узучы Халыкара театр фестивале кысаларында Данияр Соколов җитәкчелегендәге SFORZANDO фондының яшьләр оркестры “Кечкенә принц” әкиятенә музыкаль бизәлеш тәкъдим итәчәк. Әкиятне театр һәм кино йолдызы Сергей Безруков укый!
Оркестр составында Казан һәм республиканың яшь музыкантлары бар, дирижёр – Евгений Сакмаров.
Оркестр Россиянең Президент Грантлары Фонды, Россия Мәдәният министрлыгы һәм Казан Кремле музей-тыюлыгы ярдәмендә эшләп килә.