Кыргызстанда Татарстан киносы көннәре

2018 елның 22 мае, сишәмбе

23-25 май көннәрендә  Бишкәк шәһәренең «Октябрь» кинотеатрында һәм  Ч.Айтматов исемендәге кино йортында Татарстан киносы көннәре узачак. 3 көн дәвамында тамашачылар тулы метражлы  «Мулла» (реж. Р.Фазлиев, А.Галиәскаров), «Байгал» (реж. И.Ягафаров), «Курбан-роман: история с жертвой» (реж. С.Юзеев) һәм кыска метражлы «Гастарбайтер», «Не верю!» һәм «Представь» (реж. И.Рахимбай) фильмнарын күрә һәм алар турында режиссерлар белән фикерләшә алачак.

Чара кысаларында Татарстан делегациясенең Кыргызстан кинематография Департаменты җитәкчесе Муктала Бектеналиев һәм Кыргызстан Кинематографистлар Берлеге рәисе Таалайбек Кулмендеев белән очрашулары булачак. Яклар кинематографияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачак. Очрашу барышында хезмәттәшләребезгә Чыңгыз Айтматовның соңгы еллардагы тормышына бәйле уникаль фото һәм видеоматериаллар  тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International