Казан Кремлендә “Музейлар төне”

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

19 май көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгы “Музейлар төне” акциясенә кушыла. Бу көнне елына бер тапкыр музейда төнгә кадәр, хәтта аннан да соңракка калырга мөмкин. Сәнгать, музыка, биюләр һәм төнге экскурсияләр яратучылар өчен музей-тыюлык үзенчәлекле программа әзерләгән. Чаралар 18.00 сәгатьтә башлана.

Музыка мәйданчыгында  Drum&Cellos Кавер Квартеты, «MisStereo» скрипкачылар дуэты, SFORZANDO симфония оркестры чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Кремль территориясендә татар альтернатив музыкасы һәм классика сөючеләр өчен дә концертлар оештырылачак.

Спасс манарасыннан  алып Кол-Шәриф мәчетенә кадәр  ретро автомобильләр  колоннасы узачак.       Бәйрәмгә килүчеләргә уеннарда катнашырга, “Детектив вакыйга” экскурсиясендә булырга, дизайнер Асия Мөхәммәтшина ярдәмендә чәчәк бәйләргә тәкъдим итәчәкләр.  Химик тәҗрибәләр һәм кызыклы фактлар мәйданы фәннән ерак торучыларда да кызыксыну уятырга тиеш, ди оештыручылар.  “Казан Кремлендә император фарфоры” күргәзмәсендә  император гаиләсе заказы буенча эшләнгән зәвыклы фарфор эшләнмәләрен күрергә мөмкин.

Татарстанның табигать тарихы музеенда тарихи квест әзерләнгән.  Анда катнашучыларга төрле сынаулар, конкурслар, лабиринтлар үтәргә туры киләчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Республика дәүләтчелеге музеенда  чәй пешерү  буенча мастер-класс, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә “Җанланган геройлар” исемле театраль  программа  тәкъдим ителә.

Акция дәвамында “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә мәгърифәтче Ш.Мәрҗани тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмә эшләячәк. Чара азагында Казан Кремле кунакларын «Аваланж» утлар тамашасы көтә.

Ачык мәйдандагы чараларга керү ирекле, музейларга билет алырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International