Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында - «Бандонеон-премьералар»

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Яңа «Бандонеон-премьералар” программасы кысаларында, бүген 18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Александр Митенёв, «La Primavera» Казан камера оркестры белән бергә,  Сергей Терханов, Луис Бакалов, Роберто ди Марино, Нестор Маркони һәм Дуилио Добрин әсәрләрен башкарачак.

Александр бандонеонда уйнарга Нидерландта Лео Вервелде, Виктор Виджен, шулай ук Густаво Бейтельманнан өйрәнә.   

Александр -  күп кенә танго-проектларда катнашкан, күпсанлы халыкара конкурсларда  җиңүче булган. Ул камера музыкасын беренчеләрдән булып бандонеон өчен транскрипциядә башкара башлаган. Киләчәктә рус тангосын да үзләштерергә хыяллана.

Дирижер– Рөстәм Абязов.

Элемтә өчен: Наталья Лукина +79872956889

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International