“Смена” заманча мәдәният үзәгендә Кристина Коби һәм Кристина Мюллер концерты була

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Швейцариянең эксперименталь музыка дуэты - Кристина Коби һәм Кристина Мюллер  иртәгә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә  чыгыш ясаячак. Концерт 19 сәгать 30 минутта башлана.

Дуэт тавышның микроструктурасын өйрәнә: Кристиан Коби (кларнет, электрон музыка) үзенең сопрано-саксофоныннан акустик яктан бай тавыш төсмерләрен алу өчен сизгер микрофоннар куллана. Кларнетта уйнаучы Кристиан Мюллер бас-кларнетта уйнаган тавыштан эксперименталь семплер аша электрон авазлар чыгара. Рухи яктан бер-берсенә  охшаш Коби һәм Мюллер,  инструментларның яңа тавыш сыйфатларын эзләү юнәлешендә эшләп,  үзенчәлекле музыка тудыра.

VK: https://vk.com/smena_mullerkobi

FB: https://www.facebook.com/events/1841708346123311

Чара турыда мәгълүмат:

“Смена” заманча мәдәният үзәге 

Казан, Борһан Шаһиди, 7

Керү ирекле

Телефон номеры : 89600355596 Илнур Шәрәфиев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International