Казанда Кинопедагогика һәм балалар киносы буенча мастер-класс үткәреләчәк

15 май 2018 ел., сишәмбе

“Без үзебез кино төшерәбез” исемле Халыкара кинопритчалар фестивале Дирекциясе 17 май 11.00 сәгатьтә  “Мәскәү” мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) “Кинопедагогика нигезләре. Кино аркылы балалар һәм яшьләрнең проект иҗаты” исемле белем бирү курсларын оештыра. Чара  Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, программа буенча хезмәттәшләр  - “Покров” рухи-әхлакый мәдәниятны саклау  фонды, Казанның сәләтләр университеты.

Мастер-класс кысаларында кино, медиа белеме буенча “түгәрәк өстәл” утырышлары, фестиваль фильмнарын күрсәтү, киноуеннар үткәреләчәк. Курсны узганнан соң, педагоглар:

кинодәресләр үткәрүнең заманча методикасын үзләштерә;

кино төшерә һәм башкаларны да өйрәтә;

киноиндустриянең  күренекле эшлеклеләре белән он-лайн очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар, гамәли дәресләр үткәрә;

хезмәттәшләр территориясендә гамәли дәресләрдә була;

Халыкара кинопритчалар фестиваленең конкурсына киноэшләр сайлауда катнаша ала.

Чара программасы:

17 май, пәнҗешәмбе

11.00 “Без үзебез кино төшерәбез” проектын тәкъдир итү.  

11.30 Командаларга бүленү. Биремнәр алу. Командаларда эш.

12.00 Драматургия нигезләре. Кино төшерү  һәм монтаж технологиясе.

13.00 Командада эшләү.

14.00 Төшке аш.

15.00 Сценарий питчингы.

16.00 “Балалар киносының яңа эрасы”.

18.00 Очрашулар. Фикер алышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования