«Мулла» фильмын Татарстанның барлык районнарында күрә алачаклар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, май ае дәвамында “Мулла” (Т.Миңнуллин әсәре буенча) фильмын төшерүчеләр һәм төп рольләрне башкаручылар белән иҗади очрашулар оештырыла. Кино күрсәтү һәм очрашулар Рамазан ае алдыннан үткәрелә.

Чараларда фильмның генераль продюсеры, «Татаркино» директоры, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова, фильм идеясы авторы Марат Әхмәтшин, төп рольләрне башкаручылар, режиссер Рамил Фәзлиев и актриса Гүзәл Гафарова катнаша. 

Бүген беренче иҗади очрашулар Зәй шәһәрендә һәм Сарман авылында булды. 15 майда  шундый ук чаралар Алабуга һәм Менделеевскта  үткәреләчәк.

Белешмә өчен: фильм премьерасы 2018 елның апрель аенда, Татарстан киносы атналыгында, булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International